COVID-19 вакцинасын ясату куркынычсызмы?
Әйе. Хәзерге вакытта рөхсәт ителгән һәм тәкъдим ителгән барлык COVID-19 вакциналары да куркынычсыз һәм нәтиҗәле, һәм CDC бер вакцинаны икенчесенә караганда өстенрәк куярга киңәш итми. Иң мөһим карар - мөмкин кадәр тизрәк COVID-19 вакцинациясен ясату. Пандемияне туктату өчен киң таралган вакцинация мөһим корал.
COVID-19 вакцинасы сезнең организмыгызда нинди роль уйный?
COVID-19 вакциналары безнең иммун системабызга COVID-19 китереп чыгаручы вирусны ничек танырга һәм аңа каршы көрәшергә өйрәтә. Кайвакыт бу процесс температура кебек симптомнарга китерергә мөмкин.
COVID-19 вакцинасы минем ДНКны үзгәртәчәкме?
Юк. COVID-19 вакциналары сезнең ДНКгызны үзгәртми яки аңа бернинди дә тәэсир итми. мРНК да, вирус векторы COVID-19 вакциналары да безнең күзәнәкләргә COVID-19 китереп чыгаручы вирустан саклануны башларга кирәкле күрсәтмәләр (генетик материал) җиткерә. Ләкин бу материал беркайчан да күзәнәкнең төшенә керми, анда безнең ДНК саклана.
Бастырып чыгару вакыты: 2021 елның 12 августы